Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
17 июнь 2019, 21:32

Харап кыйммәт дип тормаган

Япониянең Асихикава шәһәренең Хоккайдо префектурасында искиткеч зур суммага кара карбыз сатылган.

Япониянең Асихикава шәһәренең Хоккайдо префектурасында искиткеч зур суммага кара карбыз сатылган.
Кэйити Судзуки атлы супермаркет хуҗасы 11 килограммга якын җимеш өчен 750 мең иен (446, 2 мең сум) түләгән. Ул 2008 ел рекордын узып киткән. Ул чакта шундый кара карбыз өчен 650 иен (386,7 мең сум) түләгән булганнар.
Судзуки аукционда катнашуына һич тә үкенмәгән, киресенчә, моның аның өчен зур мәртәбә булуын белдергән. Сәүдә сатулашуында җиңү — малтабарлыкта бик яхшы билге, дип масайган ул.
Нинди икән соң ул безнең күзләр күрмәгән кара карбыз дисезме? Күргән кешеләр аның идеаль озынча түгәрәк рәвешле, эчендә аз гына орлыклары бар дип сыйфатлыйлар. Эче чагу кызыл төстә. Хокайдо фермерлары быел карбызларның аеруча татлы булулары һәм аларны кибетләргә күпләп июльдә озата башлаячаклары турында белдергән.
Әлбәттә, мондый “сувенирны” озак саклау мөмкин түгел, әрәм булмасын өчен барыбер дә ашарга туры киләчәк. Әнә былтыр майда бер япон шундый ук аукционда 3,2 млн. иенга (1,9млн. сум) ике канталупа кавыны сатып алган булган. Аның белән берничә көн мактанганнан соң кисәкләргә бүлгәләп, сатып алучы компаниясенең клиентларын сыйлаганнар.
Әйтәләр бит, байларның үз сәерлекләре дип...
Читайте нас: