Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
17 июнь 2019, 15:52

Авыру хатынның эче тулы таш булган

Кытайның Ухань шәһәренең Хубэй провинциясендә табиблар бер авыру хатынның үт куыгыннан меңнәрчә таш алган.

Кытайның Ухань шәһәренең Хубэй провинциясендә табиблар бер авыру хатынның үт куыгыннан меңнәрчә таш алган. Операция 3 сәгать барган һәм ул уңышлы үткән. Хирурглар 54 яшьлек хатынның организмыннан 7,8 мең таш алган. Аларның кайсыберләре бытбылдык йомыркасы кадәр булган.Коточкыч хәл бит бу! Докторлар үт куыгында ташлар барлыкка килүенең сәбәбе итеп хатынның су эчмәве һәм иртәнге аш ашмавы белән аңлаталар. Бу хатын моннан 7 ел элек тә бөерендә берничә таш табулары турында белдергән. Ул чакта кан басымы югары булу сәбәпле аңа операция ясамаганар. Эче чыдамаслык итеп авырта башлагач, хатын тагын дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Әлбәттә, ул эчендә шулкадәр таш йөртүен башына китермәгән.
Авыруга операция ясаган дәваханә директоры Шэнь Чжанъи мондый очрак белән гомерендә беренче тапкыр очрашуын әйткән. Ташлар кешедә үлемечле катлаулыклар тудырырга сәләтле. Әгәр ташлар авыруның үт юлларына эләксә, сары чиренә яисә кискен панкреатитка китерер иде.
Илнең милли саулык саклау мәгълүматларына ярашлы, үт куыгында ташлар белән 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм артык гәүдә авырлыгы булган кешеләр интегә.
Читайте нас: