Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
17 июнь 2019, 15:54

112 яшендә дөнья белән хушлашкан

Британиянең Вустершир графлыгындагы Бродвей авылында яшәгән илнең иң карт кешесе Грейс Джонс исемле әбекәй 112 яшендә дөнья белән хушлашкан.

Британиянең Вустершир графлыгындагы Бродвей авылында яшәгән илнең иң карт кешесе Грейс Джонс исемле әбекәй 112 яшендә дөнья белән хушлашкан.Әбекәй бик бәхетле гомер кичергән.1933 елда бер инженерга кияүгә чыккан һәм аның белән 53 ел кулга-кул тотынышып яшәгән. Аларга илнең төрле почмакларына күчеп яшәргә туры килгән. Бер кыз үстергәннәр. 2005 елдан алып әбекәй картлар йортында яшәгән. Грейс әби ике Бөтендөнья сугышын, 5 монарх һәм 26 премьер-министрны кичергән. Әби озын гомеренең сере итеп һәркөнне суга кушылган виски эчүен шаярып атаган булган.Әбинең бүгенге көндә 80 яшьлек кызы Дейрдре әнисенең соңгы көнгә кадәр актив тормышта яшәвен әйткән. “Үткән атнада гына без аның белән шар сугып уйнадык. Аннары ул яшенә тиешле арыды, ләкин ул беркайчан да мыжымады, һәрчак шат күңелле булды”,—дигән Дейрдре. Бүгенге көндә Британиянең иң карт кешсе титулы 111 яшьлек Дроти Пейн исемле әбигә күчкән.
Читайте нас: