Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
13 июнь 2019, 16:19

Гидрометны таратырга тәкъдим ителгән

Белоруссия президенты Александр Лукашенко республиканың гидрометеореология үзәген таратырга тәкъдим иткән.

Белоруссия президенты Александр Лукашенко республиканың гидрометеореология үзәген таратырга тәкъдим иткән. “Алар белән нәрсәдер эшләргә кирәк: я куып таратырга, я һушларына китерергә. Бик яхшы очракта ниндидер көнне һава торышы 50-70 процент дөреслеккә туры килә. Безгә андый Гирометүзәк кирәкми”, – дигән ул. Аннары Лукашенко һава торышы белгечләренең түгел, ә кыска вакытлы булса да төгәлрәк фаразларны бирүче хәрбиләр мәгълүматларына ныграк таянуына күнегүен белдергән. “Алдагы көннәрне планлаштыру өчен без бүген, иртәгә, иртәгә соңга ниләр булачагын белеп торырга тиешбез”, – дигән тәмам кызган Белоруссия җитәкчесе.Мәгълүм булуынча, Лукашенко илдәге ведомстволарның әле берсенең, әле икенчесенең эшчәнлегенә тәнкыйть сүзләрен яудырып кына тора. Күптән түгел ул ил хөкүмәте әгъзаларының эш алымнарына тел тидергән иде. “Мин докладны укып чыккач премьер-министрга кире бирдем. Сез миңа башкача андый докладлар язмагыз. Вакытыгызны гына әрәм итәсез. Соңгы вакытта ниләргә өлгәшүегез хакында ике генә юл кирәк”, – дигән ул.
Читайте нас: