Продюсер Бари Алибасов биш көн медикаментоз йокыдан соң аңына килгән. Әмма ул әлегә беркемне дә танымый һәм үзенең дә кем икәнен белми. Улы Бари Алибасов-кече әйтүенчә, әтисе үзен 5 яшьлек бала кебек хис итә икән. Табиблар продюсерның аңы үзенә кайтыр дип өмет бирә.