Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
11 июнь 2019, 03:20

Ярый әле егылган

Бәхет килмәс иде, бәхетсезлек булмаса... Американың Нью-Джерси штатыннан Бесси Клейнменга бик тә туры килә бу сүзләр.

Бәхет килмәс иде, бәхетсезлек булмаса... Американың Нью-Джерси штатыннан Бесси Клейнменга бик тә туры килә бу сүзләр.
Эш шунда, 82 яшьлек карчык бер көнне егылып, терсәген сындырган. Операция үткәргәннән соң ул ике кулында зур аерма барлыгын тоеп алган. Тикшереп караганнан соң, операция ясалган кулының икенчесеннән 50 процентка көчлерәк булуы ачыкланган. Шулчак хирург аңа шаярып кына кул көрәшендә үзен сынап карарга киңәш иткән.
Бесси аның киңәшен тоткан һәм шушы спорт төре буенча төбәк ярышында катнашып, бөтен ир-егетләрне дә җиңеп, җиңел генә чемпион исемен яулаган.
Читайте нас: