Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
11 июнь 2019, 18:39

Сөйгәнен аюдан коткарган

Германиядә яшәүче 26 яшьлек Энди Бауэр Бөек Британиядән үзенең сөйгән кызы 23 яшьлек Лара Бут белән белән Румыниядәге Карпат тауларына киткән.

Германиядә яшәүче 26 яшьлек Энди Бауэр Бөек Британиядән үзенең сөйгән кызы 23 яшьлек Лара Бут белән белән Румыниядәге Карпат тауларына киткән. Лара сәяхәт вакытында очравы ихтимал булган ерткычларны куркыту өчен үзе белән спрей алырга уйлаган, тик егет аның кирәге чыгар микәнни соң дип, кызны уеннан кире кайтарган. Поход вакытында алар елан, кәлтә еланы һәм 6 кабан дуңгызын очратканнар. Шуннан соң Лара, аюлар белән генә очрашасыбыз калды инде дип шаяртып әйтеп куйган. Кызганычка каршы, аның сүзләре чынга ашкан – алар балалары белән яланда йөргән ана аю янына барып чыкканнар. Хайваннар янына бик якын килүләрен сизми дә калганнар. Әгәр дә егет белән кыз торып йөгерсәләр, мөгаен, ерткыч тырнагыннан качып котыла алмаслар иде. Ана аю үзенә якынрак торган егеткә ташланып аны аягыннан эләктереп ала. Лараның шундый куркыныч янаганда аюның күзенә тибеп котылырга мөмкин дигәнне ишеткәне булган. Коты очкан кыз егеткә шул турыда кычкыра. Бауэр шулай итеп җанварны куып җибәрә.Лара егетнең аягындагы яраны бәйли дә 32 чакрым арада торган шәһәргә ярдәм сорап китә. Яралы егетне алырга вертолет җибәрәләр. Соңрак аны Мюнхендәге дәваханәгә күчерәләр.
Вакыйгадан соң егет исән калуына шатланып “ярый әле котыла алдым” ди. Кырында кыю һәм акыллы юлдашы булмаса, котылыр иде менә!
Читайте нас: