Агуланып Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм күрсәтү институтында реанимация бүлегенә эләккән продюсер Бари Алибасовның психикасы бозыла, дигән хәбәрләр пәйда булды. Табиблар аңарда делирий чирен диагностикалаган.
Делирий – акылы җиңеләю, игътибарын, фикерләү, хисләрен югалту белән бәйле психик тайпылыш. Мондый хәлдә авырулар тирә-яктагылар өчен куркыныч тудыра, галлюцинация башлана, саташалар, вакыт белән бушлыкта ориентацияәрен югалталар.