Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 июнь 2019, 15:50

Үзләренеке дип, чит баланы җирләгәннәр

Канаданың Виннипег шәһәрендә кара кайгыга баткан ата-ана чит баланы җирләгән. Бу хакта The Mirror басмасы хәбәр итә.

Канаданың Виннипег шәһәрендә кара кайгыга баткан ата-ана чит баланы җирләгән. Бу хакта The Mirror басмасы хәбәр итә.
19 апрельдә Элис Кинак һәм Тони Алагалакның яңа туган сабыен авыр хәлдә дәваханәгә китерәләр. Табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Берничә көннән баланың мәетен җирләр өчен Элис белән Тонига бирәләр.
15 майда табиблар бу гаиләгә шалтырата да буталычыклык аркасында аларга чит бала мәетен бирүләрен әйтәләр. Мәсьәләне ачыклар өчен җирләнгән сабыйны кабереннән казып алырга кирәклек диләр.
Журналистлар белән әңгәмәдә Тони Агалак бу вакыйгада кемнәр гаепле икәнлеген белергә теләвен әйтте.
Дәваханә исә бу очрак буенча бер комментарий да бирмәгән.
Читайте нас: