Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 июнь 2019, 14:57

Укучылар мыскыллаулары 63 кг.га ябыгырга мәҗбүр иткән

Англиянең Чешир графлыгы Уоррингтон шәһәрендә яшәүче 141 килограмм авырлыктагы Сара Джонс кызлары хакына икеләтә диярлек ябыккан.

Англиянең Чешир графлыгы Уоррингтон шәһәрендә яшәүче 141 килограмм авырлыктагы Сара Джонс кызлары хакына икеләтә диярлек ябыккан. Daily Mail хәбәр итүенчә, кызының сыйныфташлары синең әниең симез дип, аңардан көлеп йөргәннәр.
40 яшьлек Сара Джонс берничә ел ябыга алмый. Һәм бермәлне самолетта хәвефсезлек каешын эләктерә алмаудан ул шулкадәр кимсенә. Балаларының әниләре өчен кайгырулары исә Сарага ябыгу өчен хәлиткеч сәбәп була. 10 яшьлек Оливия мәктәптән кайта һәм сыйныфташлары аның әнисенең юанлыгыннан көлүләрен әйтә.
Британияле ханым кызлары өчен борчыла һәм ябыгучылар клубына языла. Ул фастфудтан һәм камыр ашларыннан баш тарта. Өстенлекне яшелчә-җимешләргә бирә.
Әле Сараның гәүдә авырлыгы - 78 килограмм. Ике ел эчендә ул 63 килога ябыга. Мәктәптәге эшеннән киткән, артык гәүдә авырлыгыннан иза чиккәннәргә ябыгырга ярдәм итү белән шөгыльләнә.
Читайте нас: