Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 июнь 2019, 16:04

Путинның матбугат секретаре Д.Песковның кызы Елизавета ураза тоткан

Елизавета Пескова Инстаграм битендә Рамазан аеның соңгы өч көнендә ураза тотуы турында язган, дип хәбәр итә Ислам ру.

Елизавета Пескова Инстаграм битендә Рамазан аеның соңгы өч көнендә ураза тотуы турында язган, дип хәбәр итә Ислам ру.
Кызның сүзләренә караганда, ул ислам дине белән кызыксына. Ураза гаетендә мөселманнарны бәйрәм белән дә котлаган. Елизавета көненә дүрт литр су эчә икән. Көн дәвамында ашамый-эчми тору ул синең күңел халәтеңнән тора, организмыңда шуңа көйләнә, шуннан үзеңне яхшы хис итәсең, дигән ул. Шулай ук рамазан уразасының файдасы турында да язган.
Читайте нас: