Ут күршебез Татарстанның Буа халкы өчен быелгы Сабантуй бик озак истә сакланыр, мөгаен. Ник дигәндә, концерт белән кунакка килгән Фирдүс Тямаевны ямь-яшел күл эченә бастырып җырлатканнар. "Тирәнме?" - дип сорый Фирдүс кешеләрдән. Тамашачылар арасында "Слабомы?" дигән сүз яңгырый. Моңа җавап итеп җырчы: "Сез бит мине беләсез. Бу сүзләрегез өчен... Кем минем белән?!" - дип озак уйлап тормыйча суга кереп китә.