Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 июнь 2019, 15:11

33 ел элек суга батырылган авыл килеп чыккан

Һиндстанның Гоа штатында 1986 елда плотина төзегәндә Курди авылын суга батырганнар. Бүген шул авыл йөзеп килеп чыккан.

Һиндстанның Гоа штатында 1986 елда плотина төзегәндә Курди авылын суга батырганнар. Бүген шул авыл йөзеп килеп чыккан.
Курдиның элекке халкы (аларны күрше авылларга күчергән булганнар) кайчандыр яшәгән урыннарын карарга килә башлаган. Кайчандыр гөрләп утырган авыл урынында бүген – йортларның калдыклары, түмәрләр һәм ярылган җир.
Әлеге авыл судан елына бер тапкыр – язгы коры айлардан көчле яңгырлар башланганчыга кадәр – күренеп кала икән.
Әйткәндәй, Салаулим елгасындагы дамбаны төзү эше 1975 елда башланган. Ул чакта урындагы власть 3 мең кешене күчерергә дип карар кылган. Биредә яшәүче халык, дөге кырларын һәм манго агачлыкларын, кокос пальмаларын ташлап, башка урынга яшәргә күчкән.
Читайте нас: