Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
7 июнь 2019, 03:02

Лолита нигә бурычын түләми?

Мәскәү шәһәренең Басман районы суды җырчы Лолита Милявскаядан 720 мең сум күләмендә торак-коммуналь хезмәтләрен түләттерү турында карар чыгарган.

Мәскәү шәһәренең Басман районы суды җырчы Лолита Милявскаядан 720 мең сум күләмендә торак-коммуналь хезмәтләрен түләттерү турында карар чыгарган.
Җырчының 609 мең сум бурычы булган, шуңа өстәп 100 мең сум дәүләт пошлинасы һәм пенялар күләмен дә түләргә туры киләчәк.
Гыйнвар аенда “Больщие Каменщики” торак хуҗалары ширкәте судка Милявскаядан бурычын түләттерүне сорап мөрәҗәгать иткән булган. Былтыр декабрь аенда Лолита махсус рәвештә капиталь ремонт өчен түләмәве турында сөйләгән иде. Имеш, ул яшәгән йортта капиталь ремонт 2041 елда гына ясалачак.
Читайте нас: