Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
7 июнь 2019, 03:45

Бари Алибасов васыятен үзгәрткән

Күренекле продюсер Бари Алибасов 72 яшен хастаханәдә каршылады: Бари Кәрим улы ялгыш торба чистарткыч эчеп агуланып, Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм күрсәтү институтында реанимация бүлегенә эләккән.

Күренекле продюсер Бари Алибасов 72 яшен хастаханәдә каршылады: Бари Кәрим улы ялгыш торба чистарткыч эчеп агуланып, Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм күрсәтү институтында реанимация бүлегенә эләккән.
Хәл болай булган. Ул көнне Бари Кәрим улы өендәге студиясендә яңа җыр өстендә эшләгән һәм эшнең нечкәлекләре турында телефон аша музыкаль продюсер белән сөйләшкән. Студиянең ярымкараңгы булуы аркасында ул күрмичә тәрәзә төбеннән сок дип бер эшче калдырып киткән “Крот” шешәсен алып эчкән. Сантехниклар исә ул көнне Бари Кәрим улының ике катлы йортында торба чистарткан булганнар.
“На-На” төркеме продюсерларын туган көне белән котлап, тизрәк савыгып чыгуын теләгән. Ә тормыш иптәше Лидия Федосеева-Шукшина иренең терелгәнен реанимациядә көтә, ди.
Әйткәндәй, Бари Алибасов васыятен үзгәрткән. Мәскәүдәге 9 бүлмәле фатирын һәм тагын ике фатирын ул улына, Мәскәү янындагы 500 мең долларлык дачасын хатыны – Алибасова Лидия Федосеева-Шукшинага калдыра, “На-На” төркеменең иҗади мирасы Владимир Политов белән Вячеслав Жеребкинга күчә. Алибасов исемендәге бөтен акцияләр, вексельләр һәм башка кыйммәтле кәгазьләр, барлыгы 2 миллион долларга якын милек хатынына калачак, дип хәбәр иткән пиар-директоры Вадим Горожанкин.
Бари Алибасовның хәлен табиблар авыр дип билгели. Аның дүртенче дәрәҗәдә үңәче, икенче дәрәҗәдә ашказаны һәм тын юллары пешкән.
Читайте нас: