Барлык яңалыклар

Ире дә, хатыны да сакаллы

Сакаллы америкалы ханым үзенең тормышы турында This Morning тапшыруында сөйләгән. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.

Сакаллы америкалы ханым үзенең тормышы турында This Morning тапшыруында сөйләгән. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.
Үзен Кечкенә Аю Шварц (Little Bear Schwarz) дип йөрткән хатын 14 яшьтән үк күкәйлекләр поликистозы авыруыннан интеккән. Бу авыру аркасында еш кына хатын-кызларның йөзендә сакал-мыек үсә. Озак вакыт хатын, башкалар аның проблемасы хакында белмәсен өчен, кырынып йөрергә мәҗбүр була.
31 яшендә Шварц Сиэтлга күченә һәм сакал үстерергә дигән карарга килә. “Миңа урамда еш кына борылып карый башладылар, күпләр фотога төшерергә маташа. Күңелгә бик авыр”, - ди ул.
Шварц фикеренчә, аның сакаллы булуы ир-атларны куркытмый. Ләкин озайлы мөнәсәбәтләр өчен ул партнер таба алмый.
Ел ярым ул үзенә туры килгән кеше эзли, әмма бар да бушка була. Бермәлне Шварц Facebook-та егетләрдән тәкъдимнәр көтәм дип пост яза. Аның постына 45 яшьлек Тобиас Бредик (Tobias Bradick) җавап яза. Ул үзе дә сакаллы була. Бакыр сакаллы Тобиас Шварц тарафыннан кире кагылырмын дип шикләнә, тик ул юкка борчыла. Күп тә үтми сакаллы пар туй уздыра, һәм бүгенге көндә алар бик бәхетле яшәп яталар.
Читайте нас: