Барлык яңалыклар

Дезодорант үсмерне комадан чыгара

Англиянең Камбрия графлыгында үсмер, әнисе дәваханәгә улының яраткан дезодорантын алып килгәч, комадан чыга.

Англиянең Камбрия графлыгында үсмер, әнисе дәваханәгә улының яраткан дезодорантын алып килгәч, комадан чыга.
Февраль аенда 13 яшьлек Какпер Краузе дуслары белән көймәдә йөзә һәм бозлы суга егылып төшә. Йөзә белмәгән үсмер шундук су астына төшеп китә. Какперны судан 25 минуттан соң гына чыгаралар да вертолетта дәваханәгә илтәләр.
Үсмерне коткарып калалар, ләкин ул комага китә. Табиблар һәм малайның әти-әниләре аны өч атна буена һушына китерергә тырыша. Әнисе улының кулларыннан сыйпый-сыйпый озаклап сөйләшә, ләкин файдасыз. Беркөнне шәфкать туташы Краузены юындырырга тәкъдим итә. Әнисе улының яраткан дезодорантын алып килә. Сиптергәч, Какпер күзләрен ача.
“Дезодорантны сиптергәч тә улым күзләрен ачты. Мөгаен, Какпер яраткан исен хәтеренә төшергәндер. Мин хәтта бәхетемә ышана алмый тордым”, - дип сөйли малайның 43 яшьлек әнисе.
Әле Краузе тулысынча диярлек терелгән: аның уң кулының хәрәкәтчәнлеге һәм сөйләм проблемалары гына калган. Үсмер сүзләре буенча, хәзер ул талисманга әйләнгән шушы дезодорантны гына кулланачак.
Читайте нас: