Барлык яңалыклар

Бөҗәкләр ашап үлемнән калган

АКШның Мауи утравында 17 көн элек югалган хатынны тапканнар. Бу хакта The New York Times хәбәр итә.

АКШның Мауи утравында 17 көн элек югалган хатынны тапканнар. Бу хакта The New York Times хәбәр итә.
35 яшьлек Аманда Эллер 8 майда хайкинг (таулы җирлектә алдан билгеләнгән махсус сукмаклардан йөрү) белән шөгыльләнгәндә Макаво урман территориясендәге тыюлыкта югала. Властьлар аның Toyota RAV4 автомобилен урман янындагы парковкада таба. Машина салонында аның кәрәзле телефонын, шешә белән су һәм акча янчыгын табалар.
Хатынның әти-әниләре эзләү эшләрен оештыра .Эллерны тапкан кешегә 10 мең доллар вәгъдә итәләр (644 мең сум). Соңрак бу сумманы 5 тапкыр арттыралар. 24 майда, җомга көнне, вертолетта очканда америкалы ханымны машинасыннан 6 километр ераклыкта күреп калалар. Аны тиз арада хастаханәгә илтәләр.
17 көн дәвамында урманда адашып йөргән Эллерның тәне кояшта бик нык яна, ул аягын сындыра һәм аяк киемен югалтканга күрә, табан асларын җәрәхәтли. Дәваханәдә йога буенча инструктор булып эшләгән Эллер җәяү йөреп килергә уйлый, ләкин сукмакларын бутый һәм адаша.
Эллер күңеле белән машинасына таба барам дип уйлый, әмма ул, киресенчә, урман эченә эчкәрәк кереп китә. “Мин бик тиз ябыктым һәм биредән исән-имин чыгуыма өметемне өзә башладым”, - дип сөйли Эллер.
Төннәрен ул абага яфраклары белән ябынып йоклый, кыргый җиләкләр һәм тәнендә шуышкан барлык бөҗәкләрне ашап туклана.
Бүгенге көндә Эллерның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Читайте нас: