Барлык яңалыклар

66 капчык тимер акчага машина сатып алган

Кытайның Цанчжоу шәһәрендә бер хатын машинасын 13 мең тимер тәңкәләргә сатып алган. Моңа Daily Mail игътибар итә.

Кытайның Цанчжоу шәһәрендә бер хатын машинасын 13 мең тимер тәңкәләргә сатып алган. Моңа Daily Mail игътибар итә.
Ханым автомобиль салонында 190 000 юань бәясе булган (безнең акчада – 1,7 миллион сум) Volkswagen Passat машинасына заказ ясый һәм түләргә дип 66 капчык тәңкәләр алып килә. Ханым сүзләре буенча, аңа җыйган акчаларын банкка салуга караганда, өйдә саклау кулайрак булган. 10 ел дәвамында ул машина алыр өчен шулай аз-азлап акча җыйган.
Фотоларда автомобиль салоны хезмәткәрләренең акчаларны исәпләүләре күренә. Идән өсте акчалар белән түшәлгән. Хезмәткәрләр акчаларны арытаба банкка тапшырыр өчен сак кына конвертларга җыялар.
Автомобиль салоны директоры Цзяоның сүзләре буенча, 17 хезмәткәр бу акчаларны 3 көн исәпләгән.
Нәтиҗәдә, машина хуҗасы автомобиле өчен 131 492 юань түли (1,2 миллион сум), калган сумманы ул электрон банк аша салон исәбенә күчерә.
Читайте нас: