Кытайда 13 яшьлек малай үз-үзен урлауны оештырган. Бу адымга ул әти-әнисе игътибарын җәлеп итәр өчен барган, дип хәбәр итә AsiaOne мәгълүмат порталы.
Сычуань провинциясенең Лучжоу шәһәр округында яшәүче үсмерне ташландык йөк машинасында бәйләп куелган килеш һәм авызында кляп белән табалар. Малайның полициягә сөйләве буенча, таныш булмаган зат аның күзләренә газ сиптерә, күп тә үтми үсмер машинада һушына килә.
Полиция хезмәткәрләре үсмер яшәгән йортны карап чыга һәм җинаять эзләрен тапмый. Хокук сакчылары малайны гаиләсе хакында җентекләп сораша, нәтиҗәдә ул урлауны үзе оештыруын сөйләп бирә. Баксаң, малай картәнисе һәм картәтисе белән яшәгән, ә икенче провинциядә яшәгән әти-әнисен соңгы тапкыр Кытай Яңа ел бәйрәмендә күргән булган.
Җитди сәбәп булган очракта әти-әнисе мотлак кайтып җитәр дип өметләнә малай. “Мин әти-әниемне бик сагынган идем”, - ди ул.
Шулай шул, яныңда картәни-картәти кебек якын кешеләр булу да әти-әнине алмаштырмый. Әти-әни һәркемгә кирәк!