Барлык яңалыклар

Бала тудыру йортыннан кайтканда сабыйны онытып калдырганнар

Германиянең Гамбург шәһәрендә әти-әни баласын таксида онытканнар. Бу хакта The Mirror хәбәр итә.

Германиянең Гамбург шәһәрендә әти-әни баласын таксида онытканнар. Бу хакта The Mirror хәбәр итә.
Гаилә пары яңа туган сабыйлары һәм өлкән баласы белән бәби тудыру йортыннан кайтып барган. Таксист аларны өйләренә кадәр илтеп куя, ирле-хатынлы, юл хакын түләгәч, өлкән баласы белән машинадан төшеп кереп китәләр. Бер-ике минуттан алар яңа туган сабыйны таксида онытып калдырганнарын аңлый.
Таксист исә арткы сиденьедагы сабыйны искә алмаган, бәби тыныч кына йоклый биргән, ә водитель арытаба заказлар кабул иткән. Баланы такси салонында пассажирлар күреп кала.
Водитель шунда ук полиция чакырта. Сабыйны дәваханәгә илтәләр, ә аннан нәнине әти-әнисе килеп ала.
Читайте нас: