Барлык яңалыклар

6 игезәк бала тапкан

Польшаның Краков шәһәредә бер хатын 6 игезәк бала тудырган. Балаларны ярып алганнар. Дүрт кыз һәм ике малай туган. Иң кечкенә бала 800 грамм, иң зурысы - 1200 грамм авырлыкта.

Польшаның Краков шәһәредә бер хатын 6 игезәк бала тудырган. Балаларны ярып алганнар. Дүрт кыз һәм ике малай туган. Иң кечкенә бала 800 грамм, иң зурысы - 1200 грамм авырлыкта.
Балаларны кювезларга урнаштырганнар. Хәзерге вакытта балаларның сулыш системасына, ашкайнату системасына ярдәм итеп торалар.
Алты игезәкнең анасы бик бәхетле һәм үзен яхшы хис итә.
6 игезәк бала тудыру - бөтен дөньяда сирәк очрый торган күренеш. Статистика мәгълүматлары буенча, хатын-кызлар 4,7 миллиард очракның берсендә генә алты игезәк бала белән йөкле була. Мондый йөклелекне азагына кадәр җиткерү бик авыр.
Читайте нас: