Барлык яңалыклар

Тәкъдим ясаган ... һәм бөерен бүләк иткән

Англиядә Лестер шәһәрендә яшәүче бер медбрат үзенең сөйгәненә тәкъдим ясый һәм... бөерен бүләк итә, дип яза The Mirror басмасы.

Англиядә Лестер шәһәрендә яшәүче бер медбрат үзенең сөйгәненә тәкъдим ясый һәм... бөерен бүләк итә, дип яза The Mirror басмасы.
27 яшьлек Альдо Каталди 22 яшьлек Джеральдин Чингошо белән өлкәннәр йортында эшләгәндә таныша. Тиздән Альдо аннан китә, әмма бу икәү аралашуларын дәвам итә. Көннәрдән-беркөнне Альдо Джеральдинны свиданиега чакыра.
Ә моңа кадәр берничә көн элек Чингошода бөер авырулары булуын ачыклыйлар. Аның бөере нибары 20% гына эшләгән, Чингошога көн саен диализ таләп ителә. Джеральдин Альдодан авыруын яшерми һәм мөнәсәбәтләр башламаска тәкъдим итә. Ләкин егет кызга аны ташламаячагын әйтә.
2018 елда Чингошо туганнарының берсе дә аңа ярдәм итә алмавын белә.
Каталди кызга тәкъдим ясый һәм шул ук көнне аңа Джерльдинга донор булу алу мөмкинлеген хәбәр итәләр. Быел февральдә табиблар Чингошога бөер күчереп утырту буенча операция ясыйлар. Августта мәхәббәтле пар өйләнешергә тели.
Читайте нас: