Барлык яңалыклар

Русиянең иң өлкән кешесе вафат

Кичә, 10 майда, Ингушетиядә Русиянең иң озын гомерле кешесе 123 яшьлек Аппаз Илиев вафат булган. Бу хакта үзенең “ВКонтакте” социаль челтәрендә Ингушетия башлыгы Юныс-Бек Евкуров язган.

Кичә, 10 майда, Ингушетиядә Русиянең иң озын гомерле кешесе 123 яшьлек Аппаз Илиев вафат булган. Бу хакта үзенең “ВКонтакте” социаль челтәрендә Ингушетия башлыгы Юныс-Бек Евкуров язган.
Озын гомер сере саләмәт яшәү рәвеше алып баруда, дигән ул. Аппаз Илиев эчмәгән, тартмаган, дарулар кулланырга тырышмаган. Сәламәт туклануга зур игътибар бүлгән: бакчасында үскән яшелчә, сөт ризыклары, яңа сауган сөт һәм чишмә суы кулланган.
Илиев тәүлегенә 11 сәгать йоклаган. Яше йөздән арткач та ул бакча һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүен дәвам иткән. Русиянең иң озын гомерле кешесе "булганнан канәгать булып, башкалар белән бүлешеп яшәргә" өндәгән.
Илиевның 8 баласы, 35 оныгы, 34 оныкчыгы һәм берничә туруны булган.
Ул реанимациядә үлгән.
Читайте нас: