Барлык яңалыклар

Әтисе белән әнисе үлгәч, 3 яшьлек кыз 2 айлык энесен үлемнән саклап калган

Американың Калифорния штатында өч яшьлек кыз бала ике айлык энесен үлемнән коткарып калган.

Американың Калифорния штатында өч яшьлек кыз бала ике айлык энесен үлемнән коткарып калган. Сабыйларның әти-әнисе вафат булган. Шуннан соң кыз бала берничә көн дәвамында энесен тәрбияләп торган. Бу турыда Fox 11 News порталына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.
Лос-Анджелес полициясе хәбәр иткәнчә, 18 апрельдә балаларның 46 яшьлек әтисе Дэвид Курос Парса (David Kooros Parsa) Михоко Койке (Mihoko Koike) исемле 38 яшьлек хатынын үтерә һәм үз-үзенә кул сала. Балалар өйдә үзләре генә кала.
Берничә көннән соң гына, 21 апрельдә, фаҗига турында полициягә хәбәр итәләр. Алар йортта ике олы кеше мәетен таба. Шунда ук ике нәни бала да була. Бу көннәрдә нәни кыз энесен тәрбияләп тора, алар бергәләп исән кала.
"Бу нәни фәрештә үзе дә исән кала алган, энесенең гомерен дә саклап калган", - дип сөйләгән Морин Райан (Maureen Ryan) исемле полицейский.
"Сабый - могҗиза, ә нәни кызчык - герой. Ул чыннан да герой", - дигән ул.
Балалар икесе дә сау-сәламәт. Аларны Лос-Анджелес округының балалар һәм гаилә эшләре буенча департаменты яклый, диелгән бу хәбәрдә.
Читайте нас: