Барлык яңалыклар

97 яшьлек америкалы һаман эшләп йөри

97 яшьлек америкалы эшен ташларга җыенмавын әйткән. CBS News мәгълүмат порталы хәбәр итүенчә, ир супермаркетта сатып алучыларга әйберләрен пакетларга тутырырга ярдәм итә.

97 яшьлек америкалы эшен ташларга җыенмавын әйткән. CBS News мәгълүмат порталы хәбәр итүенчә, ир супермаркетта сатып алучыларга әйберләрен пакетларга тутырырга ярдәм итә.
Бенни Фицето (Benny Ficeto) сөйләвенчә, үзенең 4 сәгатьлек сменасына ул атнасына ике тапкыр эшкә чыга. Моңа кадәр ул косметик компаниядә склад мөдире булып эшләгән. Пенсиягә 1980 елларда чыгуына карамастан, Бенни Фицето үзенә даими рәвештә төрле өстәмә эш урыннары табып тора икән, чөнки хезмәт ярата.
Өлкән америкалы ир эш вакытында да ял итми. “Мин үземне файда китергәндәй хис итәм. Тормышны дәвам итәр өчен сәбәп булырга тиеш”, - дип аңлата америкалы үзенең дәртләнеп эшләвен. Акча өчен түгел, ә үзен кирәкле һәм файдалы итеп тояр өчен эшли Бенни Фицето.
Шулай менә. Русия пенсионерлары да, мөмкинлекләре һәм сәламәтлекләре рөхсәт иткән очракта атнасына 3-4 сәгать эшләп кайтырлар иде. Ләкин кызганычка каршы, безнекеләр кайчак пенсия яшенә җитә дә алмый үлеп китәләр...
Читайте нас: