Барлык яңалыклар

Җырчы Алсуның кызы җиңсен өчен, 6,8 млн сум акча тотылган

Беренче канал «Голос. Дети» тапшыруында тавыш бирү өчен күпме хәбәр килүен исәпләгән, дип яза prokazan.ru.

Беренче канал «Голос. Дети» тапшыруында тавыш бирү өчен күпме хәбәр килүен исәпләгән, дип яза prokazan.ru.
Телеканалның рәсми сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, Микелла Абрамовага 109 мең 23 тавыш смс белән бирелгән, 36 мең 428 тавыш шалтыратулардан алынган. Бер смс бәясе – 50 сум, шалтырату – 38 сум. Барысын бергә кушканда, Микелла җиңсен өчен, тамашачылар 6,8 млн сум акча тоткан. «Голос. Дети» тапшыруы өчен гомумән 16,3 млн сумлык смс һәм шалтырату кабул ителгән.
Читайте нас: