Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 апрель 2019, 17:00

Гөлсирин Абдуллина бала көтәме?

Җырчы Гөлсирин Абдуллина гастрольләрдә авыл ризыгын сагынуы турында язган. “Шәһәрдә шәһәрчә инде ул. Авылча ашыйсы килә!

Җырчы Гөлсирин Абдуллина гастрольләрдә авыл ризыгын сагынуы турында язган. “Шәһәрдә шәһәрчә инде ул. Авылча ашыйсы килә!
Менә рәхәтләнеп, тәмләп майлы авыл ите, ярмалы бәрәңге, яшел суган күз алдыма килә”! – дип язган ул.
Җырчының инстадусларына җитә калган. Гөлсирингә диагноз куйганнар: “Бәби көтәсеңдер”, “Бәлки сез көмәнледер инде?”, “Тозлы кыяр да ашыйсың килмиме?”, “Чүпрә салгач, кабарасың инде. Барыбызның баштан узды, яшь парлар. Бәхетле булыгыз, матур яшәгез”.
“Көмәнле булырга тулы хокукы бар! Гөлсиринкәй, ябыгып киткәнсең әллә шунда? Шулай искә төшә инде ул, тәмле авыл ризыклары”, - дип яклап чыккан берәү.
Ваһапов фонды җырчылары Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның 5 апрельдә никахы булды.
Читайте нас: