Төзәтмәләр тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булу белән үз көченә кергән. Ас-Сисиның әлеге президентлык срогы — икенчесе. Ул тәү тапкыр — 2014 елда, аннары 2018 елда икенче тапкыр сайлана. Конституциягә кертелгән үзгәрешләр аңа ил белән 4 ел түгел, ә 6 ел, ягъни 2022 елга кадәр, җитәкчелек итү мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, Мисыр лидеры өченче срокка сайлану хокукы да алган. Өстәвенә, Ас-Сиси суд органнарының югары советын да җитәкләячәк.