Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
25 апрель 2019, 16:31

Сабый кыз туганда ук исерек булган

Литвада яңа туган бала дөньяга килгәндә үк исерек булган. Клайпеда университеты табиблары сабый кызның канында дүрт промилле күләмендә алкоголь булуын ачыклаган. Бу турыда LTR порталына сылтама белән "Известия" сайты хәбәр итте.

35 яшьлек йөкле хатын бала тудыру йортында килгәндә исерек була. Аның канында ике промилле күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Йөкле хатынның күпме аракы эчкәнлеге әлегә билгесез, дип сөйләгән табиблар.
Хатын бала тудыргач, яңа туган сабыйның канында да алкоголь табыла, аның күләме мөмкин булган нормадан ике тапкыр артып киткән.
"Матур кыз, ике кило ярым авырлыкта, кыяфәте дә нормага туры килә. Киләчәге нинди булыр - анысын фаразлау кыен", - дип сөйләгән врач-неонатолог Наталья Григорьева.
Хастаханә табиблары бу хәл турында опека органнарына хәбәр иткән.
Читайте нас: