Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 апрель 2019, 15:18

Тагы да бер центнерга ябыгырга тели

Волгоградта яшәүче кайчандыр 3 центнердан артык гәүдә авырлыгыннан интеккән Наталья Руденко туена 130 килограммга кадәр ябыгырга теләвен хәбәр иткән.

Волгоградта яшәүче кайчандыр 3 центнердан артык гәүдә авырлыгыннан интеккән Наталья Руденко туена 130 килограммга кадәр ябыгырга теләвен хәбәр иткән.
Наталья кечкенәдән симезлектән интеккән. Әмма 13 ел элек, баласы төшкәч, 24 яшьлек хатын гормональ тайпылыш аркасында кисәк кенә симерә башлый.
Бары тик 4 ел элек кенә хатын медицина диетасына мохтаҗ икәнен аңлый. Ул вакытта инде Наталья өйдән чыкмый – үзаллы 2 каттан төшә алмый башлый.
“Авырлыгым никадәр булганын анык белмим. 300 килограммнан артып киткәндер инде. Тән тиресе шартлый, һәм мин хәтта бәдрәфкә дә кеше ярдәменнән башка йөри, ваннага керер өчен аягымны күтәрә алмый башлагач, куркыныч булып китте”, - дип сөйли Наталья Руденко.
Әти-әниләре хатынны үзләренә авылга күченергә күндерә, Натальяның диета тотуын һәм хәрәкәтләнүен күзәтеп торалар. Тиздән Наталья яңадан үзаллы йөри ала.
Бер елдан хатын шәһәргә кайта һәм янә симерә башлый. Әмма 2018 елның көзендә аның авария хәлендәге йорты хакында журналист материалы әзерләргә килгәч, репортерларны күбрәк Натальяның гәүдә авырлыгы шаккатыра. Нәтиҗәдә аны Волгоградның “Иң симез кешесе” дип атыйлар.
Руденконы төрле телеканналардагы ток-шоуларга чакыралар. “Пусть говорят” тапшыруын яздырганда ул симерүне дәвалау буенча табиб Наталья Бордан белән таныша һәм аның пациенты булып китә.
Шуннан алып хатын төрле клиникаларда дәвалана һәм катгый диета тота: майонез һәм камыр ризыклары ашамый.Уртача алганда, аена 5 килограммнан котыла ул. Аңа әти-әнисе һәм егете ярдәм итә.
Моңа кадәр ашказанын кечерәйтү операциясеннән соң Руденко 225 килограммга кадәр ябыкканын хәбәр иткәннәр иде.
Читайте нас: