Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 апрель 2019, 13:35

Шри-Ланкадагы шартлауларда 290 кешенең гомере өзелде

Православие динендәгеләр Пасха якшәмбесендә зур фаҗига кичерде: Шри-Ланкада сигез шартлау булып, 290 кешенең гомере өзелде...

Православие динендәгеләр Пасха якшәмбесендә зур фаҗига кичерде: Шри-Ланкада сигез шартлау булып, 290 кешенең гомере өзелде...
Полиция биргән мәгълүматларга караганда, 500ләп кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Беренче алты шартлау Коломбо, Негомбо һәм Баттикалоа гыйбадәтханәләрендә һәм өч кунакханәдә, җиденчесе – утрауның көнбатышында, сигезенчесе – Коломбода торак комплексында яңгырый. Тагын бер шартлаткычны Бандаранаикадагы халыкара аэропорттан ерак түгел юлда зарарсызланыдырып өлгергәннәр.
Һәлак булучылар арасында Дания, Япония, Пакистан, Марокко, Һиндстан, Бангладеш, КХР, Нидерланды, АКШ, Тунис һәм Бөекбритания кешеләре булган. Бәхеткә, алар арасында русиялеләр юк.
Әлеге вакытта шартлаулар оештыруга кысылышы булган 24 кеше кулга алынган. Терактларны тикшерү белән ил президенты Майтрипал Сирисен карары белән оештырылган махсус комитет шөгыльләнәчәк.
Читайте нас: