Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 апрель 2019, 02:33

Фил 5 кешене таптап үтергән

Һиндстанның Орисса штатында бер төн эчендә фил 5 кешене таптап үтергән дип хәбәр итә Hindu. Башта фил Сандха авылында үз йортларының верандасында йоклап яткан 3 кешелек гаиләгә һөҗүм итә. Алар фаҗига урынында ук үлә. Аннары хайван шушы авылда яшәүче тагын бер хатынны таптап үтерә.

Һиндстанның Орисса штатында бер төн эчендә фил 5 кешене таптап үтергән дип хәбәр итә Hindu.
Башта фил Сандха авылында үз йортларының верандасында йоклап яткан 3 кешелек гаиләгә һөҗүм итә. Алар фаҗига урынында ук үлә. Аннары хайван шушы авылда яшәүче тагын бер хатынны таптап үтерә.
Бер сәгатьтән соң Сандхадан берничә чакрым ераклыкта урнашкан Сантхапад авылында фил үзенә бишенче корбан таба...
Орисса штаты өчен филләр һөҗүме зур бәлагә әверелгән. Кыргый табигать җәмгыяте мәгълүматлары буенча, соңгы 9 ел эчендә филләр һөҗүменнән 661 кешенең гомере өзелгән.
Читайте нас: