Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 апрель 2019, 15:06

Чәйнектә миллион ярым акчаны яндырганнар

Брянскида яшәүче берәү фатирга акча җыйган һәм миллион ярым сум акчаларны тимер чәйнеккә яшергән. Ләкин хатыны иренә әйтмичә генә чәйнекне иске диван тартмасына салып куйган.

Брянскида яшәүче берәү фатирга акча җыйган һәм миллион ярым сум акчаларны тимер чәйнеккә яшергән. Ләкин хатыны иренә әйтмичә генә чәйнекне иске диван тартмасына салып куйган. Ире моны белмәгән. Күпмедер вакыттан соң иркәй иске ятакны ташларга дигән фикергә килгән һәм диванны яндырган. Гаилә башлыгы диван белән бергә акча тулы чәйнек тә янганын белгәч, ир белән хатын тиз арада еллар буе җыйган акчаларын коткара башлаган. Әмма кәгазь акчалар бер-берсенә шулкадәр ябышкан, аларны бер-берсеннән аерып булмаган. Ирле-хатынлы банкта нибары 117,5 мең сум акчаларын гына алмаштыра алган.
Читайте нас: