Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 апрель 2019, 12:42

15 килограммлы шешенә операция ясаганнар

Кытайда табиблар 68 яшьлек ирнең аркасыннан 14,9 кг лы шешне операция ясап алганнар.

Кытайда табиблар 68 яшьлек ирнең аркасыннан 14,9 кг лы шешне операция ясап алганнар.
Тан фамилияле ир озынлыгы – 85, киңлеге 65 см булган шеш белән 30 елга якын яшәгән. Табиблар күп еллар буена операция ясаудан баш тарта, чөнки шеш өлешләтә ирнең үпкәләрен, умыртка сөяген һәм берничә төп артериясен зарарлаган була.
Тан 2018 елның ноябрь аенда йокы артериясенә зыян китереп хастаханәгә эләгә. Бик күп югалта. Берничә ай буена аны доктор Ян Цзюнь күзәтү астында тота һәм операция ясарга тәвәкәлли.
Операция 33 сәгать дәвам итә. Бүген Тан үзен яхшы хис итә.
Читайте нас: