Төрмә 1908 елда кызыл кирпечтән төзелгән булган. Анда 2017 елга кадәр балигъ булмаган җинаятьчеләрне тотканнар. Бүген исә бу бина әһәмиятле мәдәни объект булып санала. Аның реконструкциясенә 136 миллион доллар ягъни 8 889 640 000 сум тотарга ниятлиләр. Биек түшәмле камералардан - бүлмәләр, склад, ә сакчылар бүлмәләреннән рестораннар белән заллар ясаячаклар.