Ямайканың Пур-Менз-Корнер шәһәрендә электрик ир крокодил һөҗүменнән соң аяксыз калган, дип яза Jamaica Star басмасы.
Эштән соң 48 яшьлек Найджел Гейл пляжга барып килергә була. Тубыгына кадәр суга кергәч, аңа крокодил һөҗүм итә. Ир ярдәмгә чакыра башлый, әмма янәшәдә берсе дә булмый. Нәтиҗәдә ул рептилияне эләктерә һәм теш казнасын бар көченә каера, крокодил тешләреннән аягын арындыра.
Гейл яр буендагы иске бер суыткычка кереп утыра һәм каешын аягындагы канны туктатыр өчен куллана. “Әйтерсең лә кемдер миңа нәрсә эшләргә икәнлеген өйрәтеп торды, дип сөйли Найджел. – Ул әйтә: “Суыткычка кер”. Кердем. Аннары: “Каешыңны ал да, аягыңдагы яраңны бәйлә”, – дигән кебек тоелды”.
Җәрәхәтләнгән электрик пляжда төн үткәрә. Крокодил суыткычка якынлашканда, Найджел тавышлана башлый, тавыштан куркып, рептилия кире борыла. Иртән Гейлны узгынчылар күреп кала һәм дәваханәгә барырга ярдәм итә. Найджелның табан астын кисеп алалар.