Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 апрель 2019, 02:32

Парижда Нотр Дам де Пари янды

Франция башкаласының символы - Нотр Дам де Пари гыйбадәтханәсе (Собор Парижской богоматери) яна. Гыйбадәтханәдәге кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Соңгы арада соборда реставрация эшләре барган. Янгын чыгуга ул эшләр сәбәпче булганмы-юкмы –әлегә төгәл билгеле түгел. Социаль челтәрләрдәге видеоязмаларда күренүенчә, янгын тарихи бинаны тулысынча ялмап алган.

Гыйбадәтханәнең матбугат секретаре сүзләренчә, янгын урындагы вакыт белән 18:50 сәгатьтә башлана.

Франция президенты Эммануэль Макрон коточкыч янгын аркасында милләте алдындагы планлаштырылган чыгышын дә күчергән.

Гыйбадәтханәнең 93 метрлык шпиле дә җимерелеп төшә, түбәсе коела башлый. Ялкынлы мәхшәрне үз күзләре белән күрүчеләр “янгын йөрәкләрне телгәли” дип яза.

400ләп янгын сүндерүче ялкынны сүндерүдә катнаша, ләкин алар гыйбадәтханәнең эченә керә алмый. Баскычлары да 30 метрлык кына, ә ялкын 80 метр биеклектә дөрли. Коткаручылар исә янгынны сүндерә алуга өметләрен өзгән.

Соборның рәсми вәкиле Андре Фино ВВС каналына биргән интервьюсында: “Анда берни калмаячак”, - дип белдерә.

Тарихи белешмә.

Нотр Дам де Пари гыйбадәтханәсе Морис де Сюлли епископы башлангычы белән 1163-1345 елларда төзелә.

Француз революциясе вакытында Нотр Дам де Парины чак җимермиләр – аны хәтта шартлатырга телиләр.

XIX гасыр башында ул шулкадәр начар хәлдә була ки, Нотр Дам де Парины хәтта җимерү турында сүз барган. 1841 елда архитектор Виолле-де-Люк җитәкчелегендә собор бинасында реставрация эшләре башлана. Аны соңыннан хәтта артык “иреклелектә” дә гаеплиләр: Нотр Дам де Париның киң билгеле химерлары нәкъ аның вакытында урнаштырыла, аның заманында бүген җимерелеп төшкән шпиль дә төзелгән булган.