Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 апрель 2019, 15:56

Кешеләрнең акылсызлыгымы?

Италиянең Сардиния утравы ярында үле йөкле кит гәүдәсен тапканнар.

Италиянең Сардиния утравы ярында үле йөкле кит гәүдәсен тапканнар. Бу хакта CNN хәбәр итә.
Ветеринарлар китның эченнән 20 килограммнан артык пластик калдыклар (чүп-чар өчен капрон капчыклар, балык тоту ятьмәләре, көнкүреш химиясе савытлары һ.б.) һәм туарга да өлгермәгән кит яралгысын алганнар...
“Без һич кайгысыз бер тапкыр кулланылучы пластик әйберләрдән файдаланабыз һәм моның өчен шундый хак түлибез. Хәер, без түгел, бер гөнаһсыз хайваннар түли”, - дигән Италиянең тирә-як мохит министры Серхио Каста.
2021 елда Европада мамыклы таякчыклар, бер тапкыр кулланылучы табак-савыт ирекле сатудан алыначак.
Читайте нас: