Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 апрель 2019, 16:10

"Иң убыр" автоны ачыклаганнар

Алманнарның акча сарыф итәргә яратмавын, һәр тиенне исәптә тотуын ишетеп беләбез инде. Әйтик, уңайлылыкны никадәр яратсалар да, машинаның бензинны аз ашаганына өстенлек бирәләр.

Алманнарның акча сарыф итәргә яратмавын, һәр тиенне исәптә тотуын ишетеп беләбез инде. Әйтик, уңайлыкны никадәр яратсалар да, машинаның бензинны аз ашаганына өстенлек бирәләр.
Нәкъ менә алар “иң убыр” автоны ачыклау өчен сынау уздырганнар, кайсы кроссоверның иң күп бензин ашавын ачыклаганнар. Автомобильләр 155 чакрым сынау трегын үткәннәр. Алар 61 чакрым шоссе юл, 40 чакрым шәһәр эченнән, 54 чакрым шосседан узганнар. Autobild матбугаты белдерүенчә, стартта машинаның багын тутырып куялар.
2010 елдан башлап алманнар берничә дистә внедорожник һәм кроссоверга тест уздырганнар. 100 чакрымга кайсысы күпме ягулык ашавын ачыклаганнар.
Иң зур чыгымлы 10 позициягә менә ниләр кергән:
• Mercedes-AMG G 63 (2018 год, 4,0 л, 585 л.с.) — 17,4 л.
• Bentley Bentayga W12 (2016 год, 6,0 л, 608 л.с.) — 15,9 л.
• Mercedes GLS 500 4Matic (2016 год, 4,7 л, 455 л.с.) — 15,8 л.
• Jeep Grand Cherokee SRT8 (2014 год, 6,4 л, 468 л.с.) — 15,6 л.
• BMW X5 M (2010 год, 4,4 л, 555 л.с.) — 15,5 л.
• Porsche Cayenne Turbo S (2015 год, 4,8 л, 570 л.с.) — 15,5 л.
• BMW X5 M (2015 год, 4,4 л, 575 л.с.) — 15 л.
• Mercedes ML 63 AMG 4Matic (2012 год, 5,5 л., 525 л.с.) — 14,5 л.
• Porsche Cayenne Turbo S (2018 год, 4,0 л, 550 л.с.) — 14,5 л.
• Porsche Cayenne Turbo S (2010 год, 4,8 л, 510 л.с.) — 14,2 л.
Инде сайлагыз!
Читайте нас: