Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 апрель 2019, 12:19

Дөньядагы иң куркыныч кош үз хуҗасын үтергән

Американың Флорида штатында очмый торган кош – казуар үзенең хуҗасын үтергән.

Американың Флорида штатында очмый торган кош – казуар үзенең хуҗасын үтергән.
Марвин Ахос исемле 75 яшьлек фермер казуарны ашатырга дип, аның читлегенә кергәч, кош аңа ташлана. Мөгаен, фермер абынып егылгандыр, шуннан соң казуар аңа тырнаклары белән һөҗүм иткәндер дип фаразлыйлар коткару хезмәткәрләре. Чөнки бу хәлгә берәү дә шаһит булмаган. Әле кош ферма территориясендә.
Казуарлар дөньядагы иң куркыныч кош буларак Гиннессның рекордлар китабына кертелгән. Аларның буйлары – ике метрга, авырлыклары 60 килограммга җитәргә мөмкин. Бу очмый торган кошлар сәгатенә 50 километр тизлек белән хәрәкәт итә ала. Казуарларның тырнаклары 10 сантиметрга кадәр үсә. Алар куәтле тырнаклары белән үтерерлек дәрәҗәдә сугарга сәләтле.
Читайте нас: