Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 апрель 2019, 15:10

Дөньяда беренче булып песиләр театры ачкан Юрий Куклачевка - 70 яшь

Юрий Куклачев кечкенәдән цирк артисты булырга хыяллана, әмма аны махсус училищега алмыйлар.

Юрий Куклачев кечкенәдән цирк артисты булырга хыяллана, әмма аны махсус училищега алмыйлар.
Ул басма эшенә өйрәнә һәм “Яшь гвардия” нәшриятында хезмәт юлын башлый. Әмма балачак хыялын ташламый, үзаллы номерлар белән чыгыш ясап йөри. Шунда гына аның иҗатын күреп, Цирк һәм эстрада сәнгате дәүләт училищесына укырга чакыралар. Союз дәүләт циркында клоун булып эшли. Ә танылу аңа 1970 елларда песиләр белән бергә чыгыш ясый башлагач килә.
Юрий Куклачев Советлар Союзында гына түгел, бөтен дөнья буйлап бик күп дәрәҗәле премияләр һәм бүләкләргә лаек була. 1990 елда ул дөньяда беренче песиләр театры ача һәм бөтен гаиләсе белән шунда балаларга тамашалар күрсәтә.
Читайте нас: