Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
15 апрель 2019, 21:28

Итекләрне пычракка манып саталар

Le Chameau элиталы аяк киеме чыгаручы фирма пычракка буялган яңа резин итекләр тәкъдим итә башлаган. Бу хакта Metro басмасы хәбәр итә.

Le Chameau элиталы аяк киеме чыгаручы фирма пычракка буялган яңа резин итекләр тәкъдим итә башлаган. Бу хакта Metro басмасы хәбәр итә.
Компания җитәкчеләре мондый итекләрне кигәч, аларның клиентлары үзләрен чын авыл кешесе итеп тоя алачак, ди. Аларга шәһәр читенә чыгарга да кирәкмәячәк. Сатып алучыларга 24 төрле мәтеле итек тәкъдим ителә. Алар бөтен Бөекбритания һәм Ирландия буйлап җыелган. Мондый бер пар итек ирләр өчен уртача - 150 фунт (13 мең сум), хатын-кызлар өчен 140 фунт (12 мең сум) тора. Итекләрне мәтегә буяу бушлай дип белдерә фирма вәкилләре.
“И, бахыркайлар!” диюдән артык бу хәбәргә тагын ни өстисең инде...
Читайте нас: