Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
15 апрель 2019, 14:29

Авызыңны үлчәп ачмасаң...

“Уйларны да белеп уйларга, сүзне әйтер алдыннан авызны чамалап ачарга кирәк, югыйсә, уйның чынга ашуы бар”, - дип юкка әйтмәгәннәрдер. Британиянең Бистер шәһәрендә яшәүче бер артист, күрәсең, бу хакыйкатьне белмәгәндер.

Үзенең бер чыгышы вакытында комик Ян Когнито тамаша залында утыручыларга шаярып болай дип мөрәҗәгать иткән: “Миндә инсульт булган дип күз алдыгызга китерегез. Һушыма килгәч, мин бөтенләй икенче телдә сөйләшәчәкмен”.
Шаяруын шаярган да бит, әмма берничә минуттан Когнито үзен чынлап та начар хис итә башлаган. Артист хәлсезләнеп идәнгә утырырга мәҗбүр булган. Залда утыручылар тамаша дәвам итә икән дип уйлаган. Ләкин Когнитоның хәрәкәтсез ятуын белгәч, “Ашыгыч ярдәм” чакырганнар.
Ни гаҗәп, табиблар артистның чыннан да йөрәк өянәгеннән үлеп китүе турында хәбәр иткән. Ян Когнитога бу вакытта 60 яшь булган.
Читайте нас: