Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
12 апрель 2019, 16:20

Хатын-кыз хәйләкәр шул!

Өлкән яшьтәге бай индус Рәҗиб Лал гомере бетүен сизеп-белеп тора. Аның 40 яшьлек хатыны Кьяра исә: “Синнән башка бер генә көн дә яши алмам, мин үз-үземне үтерәчәкмен”,- дип күз яшьләре белән ант итә.

Өлкән яшьтәге бай индус Рәҗиб Лал гомере бетүен сизеп-белеп тора. Аның 40 яшьлек хатыны Кьяра исә: “Синнән башка бер генә көн дә яши алмам, мин үз-үземне үтерәчәкмен”, - дип күз яшьләре белән ант итә.
Дөньяны күп күргән бабай моңа ышанмый һәм алдакчыга җәза бирергә карар итә. Васыятьнамәсендә ул бар мөлкәтенең яшь хатынына калдырылуы, әмма моның өчен бер шарт куюы турында язып калдыра. Моның өчен хатыны үз сүзендә торырга һәм ире вафат булганнан соң үзен-үзе яндырырга тиеш була.
“Үземне яндыргач, калдырылган чиксез байлыкның миңа нигә кирәге бар?, - дип уйлый Кьяра.- Ирем, мөгаен, бар милекнең тәүге никахыннан туган улы Садыхка күчүен телидер”. Һәм Кьяра тиз генә Садыхның күзен-башын әйләндерә. Үги ана бик тә чибәр була, Садых никахка ризалаша. “Я инде, Рәҗиб, минем өстән көлә алдыңмы? Калдырган байлыгың өчен дә, яшь кияү өчен дә зур рәхмәт инде сиңа”,- ди мут хатын.
Читайте нас: