59 яшьлек Эндрю Фрэнсис Липпи берничә көн кибеттә йөреп, ике кофеварка, сигез лампочка алган. Аннан аларны кире кайтарырга һәм акчасын алырга килгән. Әмма кибет хезмәткәрләре аның товарны алыштыруын сизгәннәр һәм полиция чакыртканнар. Бер кофеварка савытында иске савыт булса, икенчесендә баскетбол тубы яткан. Лампочкалар да икенче төрле маркалы икән. Зыянны 300 доллар 59 цент (19418 сум) дип бәяләгәннәр. Караклыкта гаепләп, кулга алынган Липпи барысын да инкарь итә. Аның сүзләренчә, сатучылар әйберләрне үзләре бутаган. Әмма видеокүзәтү камералары аның файдасына “сөйләми”.