Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 апрель 2019, 17:02

Табиблар күзеннән тере бал кортлары алган

Тайвань утравында яшәүче бер хатынның күзеннән дүрт тере бал корты алганнар. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән "Лента.ру" сайты хәбәр итте."Без зиратта туганыбызның каберен чистарттык. Мин чүгәләп, чүп үләннәрен утадым. Шула чакта битемә җил исеп куйды, күземә нидер керде. Әллә ком, әллә пычрак инде", - дип искә алган бу хатын.

Тайвань утравында яшәүче бер хатынның күзеннән дүрт тере бал корты алганнар. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән "Лента.ру" сайты хәбәр итте.
"Без зиратта туганыбызның каберен чистарттык. Мин чүгәләп, чүп үләннәрен утадым. Шула чакта битемә җил исеп куйды, күземә нидер керде. Әллә ком, әллә пычрак инде", - дип искә алган бу хатын.
Өйгә кайткач ул күзен су белән чистартып җибәргән. "Кичкә таба күзем кычыта башлады, туктаусыз яшь акты", - дигән ул.
Шуннан соң бу хатын хастаханәгә бара. Табиблар аның күзен тикшерәләр һәм күз алмасында дүрт бал корты булуын күреп алалар. Табиблар бу кортларны сак кына чыгаралар һәм тикшерәләр.
Бөҗәкләр хатынның күзендә дүрт сәгать дәвамында яшәгәннәр һәм исән калганнар. Алар хатынның күз яшьләре белән тукланган. Бал кортлары күздә ялкынсыну һәм тире инфекциясе китереп чыгарган.
Читайте нас: