Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 апрель 2019, 15:50

Яман шеш нидән килеп чыга?

Шотландия галимнәре киләчәктә яман шеш авыруларын дәвалау ысулларын тулысынча үзгәртергә мөмкин булган ачыш ясаганнар.

Шотландия галимнәре киләчәктә яман шеш авыруларын дәвалау ысулларын тулысынча үзгәртергә мөмкин булган ачыш ясаганнар.
Данди университеты белгечләре кеше иммунитеты өчен җавап бирүче күзәнәкләр эшләп чыгаручы тимусның яки “вилочковая железа”ның ничек эшләвен тикшерү белән җитди шөгыльләнә. Атап әйткәндә, бу органның төп бурычы – зарарлы чит күзәнәкләрне юк итү булган Т-лимфоцитлар (канның ак тәнчекләре) эшләп чыгару.
Шуңа күрә тикшерүчеләр яман шешне җиңү өчен беренче чиратта онкология белән интегүче кешенең иммунитетын ныгытырга кирәк дигән фикергә килгән. Галим Теа Ньюман болай ди: “Әлегә бу хакта сөйләү иртәрәк, ләкин әгәр без хаклы булып чыксак, киләчәктә яман шеш авыруын бөтенләй башка ысуллар белән дәваларга кирәгәчәк”.
Читайте нас: