Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 апрель 2019, 16:09

Бертуктамый 106 сәгать буена җырлаган

Доминикана Республикасыннан бер җырчы дөнья рекорды кую өчен бертуктамый 106 сәгать буена җырлаган. Тик, ни кызганыч, Гиннессның рекордлар китабы вәкилләре аның тырышлыгын уңышсыз дип тапкан.

Доминикана Республикасыннан бер җырчы дөнья рекорды кую өчен бертуктамый 106 сәгать буена җырлаган. Тик, ни кызганыч, Гиннессның рекордлар китабы вәкилләре аның тырышлыгын уңышсыз дип тапкан.Карлос Сильвер 29 марттан 3 апрельгә кадәр урындагы вакыт белән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр җырлый. Бу вакыт эчендә ул 5 меңнән артык җыр башкарган, ә тамашачылар аңа көч биреп торган.Җырдан туктау белән аны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән. Йокламау, ач тору һәм чамадан тыш талчыгуы аркасында Карлосның дәваханәдә галлюцинацияләре башланган. Бертуктамый җырлау буенча дөнья рекорды һиндлы Сунил Вагмарга бирелгән. Сильвер исә аңардан бер сәгатькә озаграк җырласа да, күзәтүчеләр ул җырлар арасында озын тәнәфесләр ясады дип исәпләгән. Регламентка ярашлы, җырчы 30 секундтан артык ял итәргә тиеш түгел. Доминикалы исә 2 минутка кадәр тынып торган.Бу Сильверның дөнья рекордын яулау буенча икенче омтылышы булган. Әмма егет сынатмаска итә, барыбер рекорд куячакмын дигән. Ә безгә аңа уңышлар гына телисе кала.
Читайте нас: