Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
6 апрель 2019, 18:25

Миллионнарны чүплеккә чыгарып атканнар

Төмәндә бер гаилә берничә миллион сум акчасын чүплеккә чыгарып аткан. Бу хакта чүпләрне сортларга аеру бүлеге цехы җитәкчесе Виктор Загидуллин сөйләгән.

Төмәндә бер гаилә берничә миллион сум акчасын чүплеккә чыгарып аткан. Бу хакта чүпләрне сортларга аеру бүлеге цехы җитәкчесе Виктор Загидуллин сөйләгән.
Аның әйтүенчә, аңа бер пар мөрәҗәгать иткән. Алар ялгыш пакетларны бутап, акчалысын чүплеккә ыргытканнар, дип яза Риа Новости. Пакеттагы миллионнар әлеге гаиләнең фатир саткан акчасы булган, аны никтер алар пакетта саклаганнар. Бәхеткә, 12 тонна чүпне "тикшереп" чыкканнан соң акча табылган!
Читайте нас: